Үзем турында үзем
Мин, Исламова Гүзәл Рим кызы. Борай районы Чалкак авылында үз гаиләм белән яшим.
Чалкак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам.
Белемем - югары, Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Белгечлегем- филология. Вазифам- татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Үз эшемне бик яратып башкарам. Һәр дәресем, гамәлем аша укучыларыма әхлак дәресләре бирәм.
Без, укытучылар, һәр балага шәхес итеп карап, вакытында дөрес юнәлеш биреп, аның сәләтен күреп, аны үстерү өстендә эш алып барырга тиешбез.